Учебно-реабилитационный центр
(843) 22-303-59
Казань, ул. Серова, 4а

Рубрики новостей:

Ун баланы сыендырган ана

Мечеть Ярдэм / Общие новости / Ун баланы сыендырган ана

Ун баланы сыендырган ана. Общие новости Газиз балаңның авыртудан газаплануы, аңа ярдәм итәргә теләп ананың бәргәләнүе... Мондый язмышка дучар булганнарга Ходай сабырлыгын, авыру-сырхаулардан арынырлык ярдәмен бирсен. Сырхау бала тәрбияләүче аналар белән еш аралашам. Зарланмыйлар, сыкранмыйлар, күбесе, язмыш биргән сынау, дип кабул итәләр. Монысы инде, күпме генә авыр булмасын, үзеңнең йөрәк парәң. Ә менә белә, күрә торып гарип, авыру балаларны тәрбиягә алу өчен нинди зур йөрәк, киң күңеллелек кирәк икән? Мәликә ханым Гыйльметдинова исә шундый ун баланың әнисе булган.



«Син иң яхшысы!»

– Ятим авыру балаларны тәрбиягә алу уе миндә бик күптәннән бар иде. Андый эшкә капылт кына тотынып булмый бит. Күңелем белән бу эшкә чынлап торып әзер булуымны аңлагач, балаларны алып кайтырга йорт эзли башладым. Бик күп район-авылларда йөрдек, безнең өчен иң кулае Теләче районының Иске Җөри авылында булып чыкты. Узган елны «Яңа Гасыр» каналы Корбан гаете көнендә хәйрия акция­се оештырды. «Сөючеләр фида кыла» дип исемләнгән телевизион марафон барышында җыелган акчаларны ятимнәр йортын төзекләндерүгә тоттык. Йорт яшәрлек булгач, опека органнарына барып, тәрбиягә балалар алырга теләвем турында әйттем, – дип искә ала ул вакытларны Мәликә ханым.

Гадәттә, тәрбиягә бала алган вакытта булачак ата-анадан анкета тутырталар. Гаиләгә алырга теләгән баланың күз, чәч төсе нинди, ничә яшьтә булырга тиеш кебек сорауларга җавап яздыралар. Мәликә ханымның «моның бернинди дә әһәмияте юк» дигән шакмакка билгеләр куеп чыгуын күреп, андагылар шакката. Янәсе, ничек инде мөһим түгел. Компьютердан аңа авыру балаларны күрсәткәч, барып танышмыйча гына, менә боларны алып тәрбиялисем килә, дигәч, тегеләре бөтенләй телсез кала.

– Тәрбиягә иң күбе сигез баланы гына бирәләр, алар яшәячәк йортны күреп, андагы шартлар белән танышкач, миңа унны бирергә ризалаштылар. Өч бертуганны Минзәлә районыннан алып кайттым. Әниләрен алар каршында үтергәннәр. Берне яки бертуган ике баланы алалар, ә өчне аласылары килми. Шуңа да алар гел сайлаудан калган. Алабугадан өч бертуганны алып кайттым. Аларның икесен әниләре, капчыкка бәйләп, Самосырово чүплегенә ыргыткан. Чүп китергән машина йөртүче балалар елаган тавышны ишетеп, шул урынга барып караса, капчык эчендәге сабыйларны этләр ашап ята ди. Аларның берсенә биш, икенчесенә бер яшь булган. Иң кечкенә бертуганнарын – бер ай да булмаганын әниләре канализациягә ыргыткан. Мин аларның дүртенче әниләре булдым. Ниндидер сәбәп белән, тәрбиягә алган гаиләләр аларны кире тапшыр­ган. Дүрт баланы Дәрвишләр бистәсендәге авыру балалар тәрбияләнә торган интернаттан алдым. Барысы ун бала, иң кечкенәсенә өч, иң олысына унсигез яшь. Беренче көннән үк миңа әни дип эндәшәләр, син иң яхшы әни, безне ташлап китмисеңме, дип гел сорап торалар, – ди танышым.

Мәликә ханым балаларны бер генә сәгатькә дә калдырмый, тәүлекнең 24 сәгате алар белән. Кечкенәләре авылдагы балалар бакчасына, олылары Саба райо­нындагы коррекцион мәктәпкә йөри икән. Аларны һәрдаим табиб­ларга алып барып күрсәтәләр, психологлар чакырып торалар. Бер ел элек кашык тотып ашый да, йөри дә, сөйләшә дә белмәгән бала чабып йөри, хәтта җыр­лый да ди.

– Безнең максатыбыз да аларны ашату-киендерү генә түгел, укыту, кеше итү. Балалар йортында тәрбияләнүчеләрне унсигез яшь тулгач чыгарып җибәрәләр. Алар үз көннәрен үзләре күрәләр. «Сөләйман» мәчетендә эшләгәндә без ятим балалар өчен бик күп хәйрия чаралары уздырдык. Аларның тормышы белән якыннан танышырга туры килде. Балаларны тәрбиялиләр, әмма олы тормышка әзерләмиләр. Шуңа да күбесе наркоман булып китә, кайберләре төрмәдә утыра, шул ук балалар йортларында аларның ташлап калдырган балалары тәрбияләнә. Интернаттан чыгып киткән яшьләрнең тормышы белән берәү дә кызыксынмый, без үз бурычыбызны үтәдек, үстердек, тәрбияләдек, алга таба алар үзләре өчен үзләре җавап бирә, диләр. Безнең балалар исә гел безнең белән булачак. Аларга белем биреп, сәламәтлекләрен ныгытып, фатир алырга ярдәм итеп, башлы-күзле итәргә, тормышта үз урыннарын табарга булышачакбыз. Безнең янга – туган йортларына да кайтып йөрия­чәкләр, – ди ун баланы тәрбиягә алучы Мәликә ханым.

Балаларны тәрбияләргә «Ярдәм» хәйрия фонды һәрдаим булышып тора икән. Әлеге фонд киләчәктә район җирләрендә ятимнәрне бер җылы гаиләгә туплап, аларга ярдәм итеп торырга ниятли. Мәликә Гыйльметдинова сүзләренчә, бала интернатта түгел, гаиләдә үсәргә тиеш.

Ишетмәүчеләр телендә дә сөйләшә

«Ярдәм» укыту-тернәкләнерү үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова ятимнәргә генә түгел, начар ишетүче, күз­ләре күрмәүчеләр өчен дә рухи терәк, таяныч булып тора. Аларга ничек тә ярдәм итәргә тырышып, колагы ишетмәүчеләр һәм күзләре күрмәүчеләр телендә сөйләшергә, язарга өйрәнгән. Аның әлеге эшчәнлеге «Сөләйман» мәчетендә эшләгәндә башлана.

– Мәчеттә иң беренчеләрдән булып балалар лагере оештырдык. Беркөнне ишетмәүче баласын җитәкләп, бер хатын килде. Бу балалар белән эшләү ансаттыр, авыру балалар белән кем эшләр икән ди. Шунда ук сурдотәрҗемәче эзли башладык. Ислам динендә булган сурдотәрҗемәчене таба алмагач, ишетмәүчеләр белән аралашыр­га өйрәнер өчен курсларга укыр­га киттем. Өч айлык курсларны тәмамлап, мәчеткә ишетмәүче телсез балаларны җыйдык. Шуннан безгә ике оныгы белән сукыр әби килде. Күзем күргәндә, Коръән укый идем, хәзер дә укыйсым килә, мөмкинлегем юк дип елый. Бөтен төр инвалид­лар белән эшләгәнбез, күрмәүчеләр турында онытканбыз икән. Аларны мәчеткә җыя башлагач кына сукыр кешеләрнең күплегенә хәйран калдым. Урамга чыгып йөрмәгәч, белмибез генә икән. Аларны ничек укырга өйрәтергә? Брайль системасын үзем үзләштерәм дә башкаларны өйрәтәм дип, сукыр­лар оешмасына киттем. Берәр якын кешең сукыр­мы, диләр. Юк, дигәч, башыбызны катырып йөрмәгез дип, кире борып җибәрделәр. Икенче кат баргач, ризалаштылар. Брайль системасы буенча укырга өйрәндем. Кулдан сукыр­лар өчен китаплар яза башладым. Күрмәүчеләр белән эшләү методикасын эшләдем. Хәзер безгә Коръән укырга өйрәнергә теләүче сукырлар республика районнарыннан гына түгел, бөтен Россия буйлап киләләр, – ди тернәкләндерү үзәге җитәкчесе.

«Ярдәм» үзәге бүген үз канаты астына күзләре күр­мәүчеләрне генә түгел, инвалид арбасында хәрәкәт итүчеләрне дә сый­дырган.

– Ишекләребез ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең барысы өчен дә ачык, – ди Мәликә ханым.



* * *
Авыру баланы карау ансат түгел, шуның өстенә ул бик күп чыгымнар да таләп итә. Ә Мәликә Гыйльметдинованың алар – унау. Дәвалау өчен балаларны Мәскәүгә кадәр алып барырга ниятләп тора. Никадәр генә авыр булса да, үзе бер дә сер бирмәскә тырыша, зарланырга да яратмый ул. Мәликә ханымның кат-кат кирәк түгел диюенә карамастан, әлеге язмабызга газета укучыларыбыз битараф калмасалар, ятим балаларга кулларыннан килгән кадәр ярдәм итәрләр дип ышанабыз. Пәйгамбәребезнең дә (с.г.в.): «Ятимнең башыннан сыйпасаң да, һәрбер чәч бөртеге өчен Аллаһы Тәгалә сиңа савабын бирер», – дигән бит.



Рифкать Якуп фотолары

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

Шәһри Казан

25.07.2015


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

«Ярдэм» в лицах

© 2013-2020 Мечеть "Ярдэм", официальный сайт
Дизайн сайта — Студия Ариф