Учебно-реабилитационный центр
Тел.: 88001015085
Казань, ул. Серова, 4а

Рубрики новостей:

ТР мөфтие киңәшчесе 3 нче һәм 4 нче СИЗОда булды

Мечеть Ярдэм / Общие новости / ТР мөфтие киңәшчесе 3 нче һәм 4 нче СИЗОда булды

ТР мөфтие киңәшчесе 3 нче һәм 4 нче СИЗОда булды. Общие новости Татарстан мөфтие киңәшчесе, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды Советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов һәм «Ярдәм» фонды президенты Илһам Исмәгыйлов Бөгелмәдәге 3 нче СИЗОда һәм Минзәләдәге 4 нче СИЗОда булды. Алар учреждение җитәкчеләре белән очрашты, тоткыннарның яшәү шартларын карады. Шулай ук хөкем ителүчеләр, аерым алганда, балигъ булмаганнар һәм хатын-кызлар белән очрашу булды. Илдар хәзрәт Баязитов хөкем ителүчеләрне төзәлергә һәм җәмгыять өчен файдалы кешеләр булырга чакырды. Барлык биналар да канәгатьләнерлек хәлдә, санитар-гигиена нормалары бозылмаган. Учреждение администрациясе тарафыннан матди-көнкүреш шартларын яхшырту буенча билгеле бер чаралар күрелә. 2016 елдан башлап Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Ярдәм» фонды, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә, экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан, республиканың төзәтү колонияләрендә тотылучы мөселманнар белән тәрбия эшләре алып бара.

25.06.2021


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

«Ярдэм» в лицах

© 2013-2025 Мечеть "Ярдэм", официальный сайт
При поддержке Фонда развития исламского Интернета

Использование баннера и логотипа мечети "Ярдэм" возможно только с письменного разрешения руководства мечети "Ярдэм". Нарушение авторских прав влечет за собой ответственность в соответствии с законодательством РФ.
Дизайн сайта — Студия Ариф