Учебно-реабилитационный центр
Тел.: 88001015085
Казань, ул. Серова, 4а

Рубрики новостей:

Татар-мөселман хатын-кызларының “Милләт аналары” Форумы резолюциясе

Мечеть Ярдэм / Общие новости / Татар-мөселман хатын-кызларының “Милләт аналары” Форумы резолюциясе

Татар-мөселман хатын-кызларының “Милләт аналары” Форумы резолюциясе. Общие новости 10 декабрь 2015 ел

Казан шәһәре

Татар-мөселман хатын-кызларының “Милләт аналары” Форумы
резолюциясе

2015 елның 10 декабрендә Казан шәһәренең “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә татар-мөселман хатын-кызларының “Милләт аналары” Форумын оештырды. Форум “Мөслимә” оешмасының 20 еллыгына һәм мәгърифәтче хатын-кызлар Мөхлисә Буби, Фатиха Аитованың юбилейларына багышлана. Аны уздыруның төп максаты: рухи-әхлакый, милли-мәдәни, социаль юнәлештәге проектларны тәкъдим итү; балалар һәм яшьләр белән эшчәнлекне арттыру, радикаль агымнарга каршы тору, җәмгыятьне рухи яктан чистарту һәм камилләштерү. Билгеләп узу кирәк, "Мөслимә" оешмасы 20 ел дәвамында Татарстанның милли-мәдәни, рухи-әхлакый үсешенә үз өлешен кертә. Төрле конкурслар, түгәрәк өстәлләр, җыеннар уздырып, халкыбызның гореф-гадәтен сакларга, киләчәк буынга җиткерү эшен алып бара.

Форум делегатлары шуларны истә тотып, Россиядә татар-мөселман хатын-кызлары хәрәкәтен эшен көчәйтү, балалар, яшүсмерләр, яшьләр, урта буын арасында дини, мәгърифәти, мираси, социаль, мәдәни яктан эшне нәтиҗәлерәк итү максатында түбәндәгеләрне карар итә:

1. Балалар, яшүсмерләр арасында Коръән уку, ислам нигезләре һәм татар тарихы буенча Бөтенроссия “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” конкурсын район, шәһәрләрдә зональ турларын үткәрү;
2. Радикаль агымнарга каршы тору максатында районнарда, шәһәрләрдә, мәхәллә-мәчетләрдә хатын-кызлар арасында түгәрәк өстәл, җыен, конференцияләр үткәрү;
3. Балалар арысында Россия күләмендә “Шәҗәрә. Васыятьнамә. Тугра” конкурсын оештыру;
4. 2017 елда Россия дәрәҗәсендә Беренче Бөтенроссия мөселман хатын-кызлары корылтаеның 100 еллыгына багышланган Форум оештыру;
5. Республика, район, шәһәр хакимиятләре, дини, милли оешмалар ярдәмендә Әгерҗедә Мөхлисә Бубый, Чистайда Хәдичә Ямашева-Таначева, Ульянда Зөһрә Акчурина, Казанда Әминә Мөхетдинова, Гайшә Апанаева, Фатиха Аитова, Зәйнәп Хәсәни, Пензада Галимәтелбанат Биктимирия, Петербургта Гөлсем Камалова, Мәскәүдә Сара Шакулова, Томскта Фатима-Фәридә Вагапова-Наврузова һәм башкаларның укуларын оештыру;
6. Туташлар арасында “Мисс мөслимә” конкурсларын оештыру;
7. Районнарда, төбәкләрдә хатын-кызларның “Мөслимә” оешмаларын булдыруын дәвам иттерү;
8. 2016 елда - елгаларны һәм күлләрне саклау елында экологияне саклау эшләрендә актив катнашу;
9. Россиядә мөселман хатын-кызлары хәрәкәтен координацияләү советын булдыру аның рәисе итеп Мәликә Гыйльметдинованы сайлау.

17.12.2015


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

«Ярдэм» в лицах

© 2013-2024 Мечеть "Ярдэм", официальный сайт
При поддержке Фонда развития исламского Интернета

Использование баннера и логотипа мечети "Ярдэм" возможно только с письменного разрешения руководства мечети "Ярдэм". Нарушение авторских прав влечет за собой ответственность в соответствии с законодательством РФ.
Дизайн сайта — Студия Ариф