Учебно-реабилитационный центр
Тел.: 88001015085
Казань, ул. Серова, 4а

Рубрики новостей:

Сәламәтлекләре чикле балалар арасында “Без булдырабыз” конкурсы узачак

Мечеть Ярдэм / Общие новости / Сәламәтлекләре чикле балалар арасында “Без булдырабыз” конкурсы узачак

Сәламәтлекләре чикле балалар арасында “Без булдырабыз” конкурсы узачак. Общие новости

“Ярдәм” хәйрия фонды сәламәтлекләре чикле балалар арасында шәһәркүләм “Без булдырабыз” конкурсын оештыра. Конкурс җыр һәм шигырь номинациясендә Казан шәһәре балалар бакчалары һәм мәктәп укучылары арасында үткәрелә.

“Без булдырабыз” конкурсы Казан шәһәре башкарма комитетының Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар эчендә оештырыла. Конкурсның оештыру комитеты рәисе – Казан шәһәре Думасы депутаты, Думаның мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләр комитеты әгъзасе Мәликә Гыйльметдинова.

Бәйгенең төп максаты – татар телен таныту. Пандемия сәбәпле, конкурс дистанцион формада оештырыла. Конкурста катнашучылар 15 февральгә кадәр шигырь сөйләүләрен, йә җыр башкаруларын видеога төшереп, mrgkgd@mail.ru адресына җибәрергә тиеш. Чыгыш өчен җыр яки шигырь ирекле темага сайлап алына. “Без булдырабыз” конкурсының финалы Халыкара туган тел көне алдыннан 18 февральдә үткәрелә.

Конкурс координаторы Марат Рафаэлевич Кадыйров +7 950 311-03-30

“Ярдәм” фонды матбугат үзәге

03.02.2021


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

«Ярдэм» в лицах

© 2013-2024 Мечеть "Ярдэм", официальный сайт
При поддержке Фонда развития исламского Интернета

Использование баннера и логотипа мечети "Ярдэм" возможно только с письменного разрешения руководства мечети "Ярдэм". Нарушение авторских прав влечет за собой ответственность в соответствии с законодательством РФ.
Дизайн сайта — Студия Ариф