Учебно-реабилитационный центр
Тел.: 88001015085
Казань, ул. Серова, 4а

Рубрики новостей:

Әниләр көне – 24 ноябрьдә

Мечеть Ярдэм / Общие новости / Әниләр көне – 24 ноябрьдә

Әниләр көне – 24 ноябрьдә. Общие новости Һәркайсыбызның иң кадерле кешесе – әнисе бар. Исән чакларында аларның кадерен белеп калырга кирәк.

Менә шундый максат белән 1998 елның 30 гыйнварында Россия Президенты Борис Ельцин «Әниләр көне турында»гы 120 нче Указга кул куйды. Бу Указ нигезендә, һәр елда ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне бәйрәм ителәчәк. Һәр хатын-кызны котлый торган 8 Марттан аермалы буларак, 24 ноябрьдә әниләр һәм көмәнле хатын-кызлар тәбрик ителә.

Күп илләрдә бу олуг бәйрәм 12 майда билгеләп узыла. Ләкин бу тәртиптән чыгарылмалар да бар. Әйтик, бу көн әрмәннәрдә – 7 апрельдә, Грузиядә – 14 мартта, Казахстанда 16 сентябрьдә билгеләнеп үтелә.

Ә Бөекбританиядә Әниләр бәйрәме - 3 апрельдә. Инглизләрнең бу көнгә карата үз гореф-гадәтләре бар. Бу көнне әниләрне өйдәге эштән азат кылалар, торт ише төрле тәм-том белән сыйлыйлар. Иң мөһиме – бу көнне балалары һәм якыннары тарафыннан әниләргә игътибарлы булу, аларның янына барып, хәлен белү.

22.11.2013


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

«Ярдэм» в лицах

© 2013-2024 Мечеть "Ярдэм", официальный сайт
При поддержке Фонда развития исламского Интернета

Использование баннера и логотипа мечети "Ярдэм" возможно только с письменного разрешения руководства мечети "Ярдэм". Нарушение авторских прав влечет за собой ответственность в соответствии с законодательством РФ.
Дизайн сайта — Студия Ариф