Учебно-реабилитационный центр
Тел.: 88001015085
Казань, ул. Серова, 4а

Рубрики новостей:

Әйдә, өммәткә хезмәткә

Мечеть Ярдэм / Общие новости / Әйдә, өммәткә хезмәткә

Әйдә, өммәткә хезмәткә. Общие новости Яшьләр, яшьләр – кыю халык. Дәртле, кайнар, кискен халык. Бу дәртне, энергияне уңай, җәмгыятебез өчен файдалы эшләргә дә, яшәп килгән татулыкны, дуслыкны җимерү өчен дә кулланырга мөмкиннәр. Кыскасы, шактый җитди, нәзберек сорау бу – яшьлек дәртен кая куярга?

25 декабрь көнне башкалабыздагы “Ярдәм” мәчетендә әлеге Аллаһ йортының имамы һәм бер үк вакытта Татарстан мөфтие урынбасары да булып эшләүче Илдар хәзрәт Баязи­тов­ның: “Традиционный ислам: пути выхода из кризиса” дигән китабын тәкъдим итү кичәсе булды (хезмәтнең татарчасы гыйнвар аенда дөнья күрәчәк, диделәр безгә). Илдар хәзрәт­нең әлеге китабында язма башында куелган бу сорауга җа­вап бирелә, татар-мөселман яшәе­шендә туган проблемаларны чишү юллары күрсәтелә.

Билгеле, яшьләрнең ради­кальләшүе, мөселманнар өчен генә түгел, барча илебезгә хас, уртак проблема. Үзәк Русиядә баш калкыткан скинхедлар, нео­нацистлар кулыннан соңгы елларда урыс булмаган дистә­ләр­чә кеше үтерелде, йөзләрчә кеше зыян күрде. Бер үк вакытта мөселман яшьләр дә ради­каль­ләшә. Моның сәбәбе нәрсәдә?

– Читләр йогынтысы, ваһ­һабчыларның финанс холдингы дигәннәре нәтиҗә генә. Яшьләр җәмгыятьтә социаль гаделлек җитеп бетмәвен кискен итеп куя – менә нәрсәдә хикмәт. Йәх­вә шаһитлары, ваһһабчылар, неонацистлар исә социаль проблемаларны үзләренчә күпертә; наркомания, эчкечелек, зиначылык, гаилә кризисы, эшсезлек, фәкыйрьлек, коррупция, акчага табыну проблемаларын үзләре генә хәл итә ала дип ышандырмакчы, – дип җавап бирә моңа хәзрәт әлеге китабында. Тәкъдим итү кичәсенә килгән журналистлар алдында да ул шуны тәкрарлады. Мө­селман дин әһеле буларак, бу золымнардан котылу, проблемаларны хәл итүнең өч юнә­ле­шен билгеләде ул. Болар – белем бирү, мәгариф һәм мәчет­ләрнең социаль эшчәнлеге. Белем бирү мәчетләр каршындагы дини курслардан башлап Русия Ислам университетына ка­дәр барча дини укыту системасын колачлый. Мәгариф дигәне дини әдәбиятны, гавами мәгъ­лүмат чараларын күзаллый. “Һәр зур мәчеткә Интернетта үз сайтын, гомумән, үз эшчәнлек­ләрен яктыртып бару өчен, барча Татарстан мөхтәсибәтләренә уртак челтәр булдырырга тәкъ­дим итте, төрле секталар дөнья пәрәвезендә актив эшчәнлек алып барганда, үзебезнең традицион исламыбызны социаль челтәрдә эзлекле якларга чакырды ул.

Социаль эш­чәнлек – җәм­­гыятькә хезмәт итү ул. Бу нәр­сәне аңлата соң? Татарстанның һәр зур мәчете яклауга мохтаҗ халыкның төрле катлауларын кайгыртуны үз өстенә йөкләмә итеп алырга тиеш. Кемгәдер – начар ишетүчеләр, кемгәдер – ятимнәр, кемгәдер – кырын юлга баскан кече яшьтәгеләр, кемгәдер өлкәннәр белән эш­ләү буенча махсуслашырга ки­рәк. Яшь мөс­лимәләр, яшь мө­селманнар клуб­лары кебек гражданлык оешмалары булдыру егет-кыз­ла­ры­бызга үзләрен күрсәтү, игелекле эшләр­гә җә­леп итү мөм­кинлеге би­рә­чәк. Ме­нә шундый кы­зык­лы фи­кер-тәкъдим­нәре бар хәзрәт­нең. Аңлашыла ки, зур матди чыгымнар сорый торган эшләр­не игелекле ке­шеләребез оештырган иганә­челек фондлары, мөсел­ман эшкуарлары финанслаштыра ала. Билгеле, зур иҗтимагый яңгы­рашка ия булган эш-проект­ларны финанс­лаштыруны дәү­ләт тә үз өстенә алырга мөмкин. Бу Аллаһ йорты – шу­ның бер мисалы да инде.

Әгәр “Ярдәм” мәчете сукырларны тернәкләндерү – Коръән укырга өйрәтү үзәге буларак эшләмәсә һәм әлеге эшчәнлек китапта яктыртылмаса, мөгаен, алда сөйләгәннәр коры сүз булып кына калыр иде. Дәүләте­без һәм хәл­ле мөсел­маннар яр­дә­мендә сафка бас­кан да инде бу тер­нәкләндерү үзәге. Сер түгел, әү­вәл бу җирдә – Кол­әхмәтов һәм Серов урамнары кисешкән яланлыкта күп катлы гараж тө­зергә ният­ләгән булганнар. Шушы тирәдә шактый сукыр һәм начар күрүчегә фатир би­релгә­нен, аларга килеп-китеп йөрү өчен уңайлы төш булганлыгын тө­шендергәч, шәһәр хакимияте ризалашкан. Бүген ул бер Татарстан өчен генә түгел, барча Русия тө­бәкләре өчен үрнәк итеп куярлык тернәк­ләндерү мәркәзенә әйләнгән. Русиядә генә түгел, хәтта Бельгиядә дә беләләр икән хәзер мондый үзәк барлыгын. Әнә 11 яшьлек чечен малае Имранны әтисе бирегә өч елга Коръән укырга өйрәтергә алып килгән. “Герма­ниядә яшәүче, шулай ук начар күрүче балалары булган мөсел­ман гаиләләре дә сабыйларын бирегә китер­мәкче”, – дип сөй­ләделәр мәчет­тә. Дин нигезлә­рен, Коръәнне үзләштерү өсте­нә, начар күрү­челәр биредә кул эшләренә, ашарга пешерергә дә өйрәнә икән.

Безгә шунсы да гыйбрәтле тоелды: ярдәмлеләр церебраль параличтан җәфаланучы (ДЦП) балаларны да үз канаты астына алган. ДЦПлы балалар өчен биредә төшкә хәтле спорт уеннары, футбол ярышлары оештырылса, төштән соң алар дин нигезләре үзләштерә икән.
Җәмгыятькә хезмәт итүнең – социаль эшчәнлекнең бик күр­кәм мисалы ул “Ярдәм” мәчете. Мондый Аллаһ йортлары күб­рәк булса, һичшиксез, кайнар канлы яшьләребез бермә-бер кимеячәк.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 227, 31.12.2013/)

31.12.2013


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

«Ярдэм» в лицах

© 2013-2024 Мечеть "Ярдэм", официальный сайт
При поддержке Фонда развития исламского Интернета

Использование баннера и логотипа мечети "Ярдэм" возможно только с письменного разрешения руководства мечети "Ярдэм". Нарушение авторских прав влечет за собой ответственность в соответствии с законодательством РФ.
Дизайн сайта — Студия Ариф