Учебно-реабилитационный центр
Тел.: 88001015085
Казань, ул. Серова, 4а

Рубрики новостей:

"Ярдәм" фонды Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлый

Мечеть Ярдэм / Общие новости / "Ярдәм" фонды Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлый

"Ярдәм" фонды Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлый. Общие новости

"Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды, "Ярдәм" инвалидларны тернәкләндерү үзәге, "Ярдәм" мәчете Татарстан Президентны Рөстәм Нургали улы Миңнехановны туган көне белән котлый.

Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!

Сезне "Ярдәм" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә белем алучы сукырлар, ишетмәүчеләр, ДЦПлы инвалидлар һәм шәхсән үз исемемнән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез.

«Икмәк — ата, су — ана», — диләр, ә кешелек дөньясын елгалар, инешләр, диңгезләр бизи. Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә. Сез Нургали абый белән Вәсига апаның ныклы, тәртипле, иманлы гаиләсендә туып, татар-мөселман тәрбиясе алып, әти-әниегезнең генә түгел, туган ягыгызның, эшләгән төбәгегезнең, газиз Татарстаныбызның горурлыгы, терәге булдыгыз.

Киләчәктә дә Сезгә Аллаһы Тәгалә саулык һәм сәламәтлек насыйп итеп, Татарстаныбызда яшәгән халыклар һәм Ватаныбыз өчен тагын да зур эшләр башкарырга насыйп итсен. Галәмнәрне тәрбия кылучы Раббыбыз Сезнең шушы авыр да, җаваплы да булган хезмәтегездә уңышлар юлдаш кылсын! Татарстаныбыз сезнең җитәкчелектә гел алдынгылар сафында булсын!

Рөстәм Нургалиевич, шушы истәлекле көндә Сезгә тагын бер тапкып исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм эшегездә зур уңышлар телибез! Без сезнең ярдәмне, яклауны тоеп яшибез, Сез дә меңләгән догачыгыз барын онытмагыз. Без сезнең белән!

Олы ихтирам белән,

"Ярдәм" фонды советы рәисе, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов

01.03.2021


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

«Ярдэм» в лицах

© 2013-2024 Мечеть "Ярдэм", официальный сайт
При поддержке Фонда развития исламского Интернета

Использование баннера и логотипа мечети "Ярдэм" возможно только с письменного разрешения руководства мечети "Ярдэм". Нарушение авторских прав влечет за собой ответственность в соответствии с законодательством РФ.
Дизайн сайта — Студия Ариф