Учебно-реабилитационный центр
Тел.: 88001015085
Казань, ул. Серова, 4а

Рубрики новостей:

"Ярдәм" фонды Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны туган көне белән тәбрикли

Мечеть Ярдэм / Общие новости / "Ярдәм" фонды Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны туган көне белән тәбрикли

"Ярдәм" фонды Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны туган көне белән тәбрикли. Общие новости

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһ, Камил хәзрәт!

Сезне Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте, “Ярдәм” мәхәлләсе һәм “Ярдәм” фонды исеменнән ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән туган көнегез белән тәбрик итәбез.

Сезне тагын бер тапкыр гомер бәйрәмегез белән котлап, туар таңнар куңел тынычлыгы, исәнлек-сихәтлек, шатлык-сөенечләр алып килсен дип телибез Тормыш иптәшегез белән тигезлектә, балаларыгызның игелеген күреп, муллыкта, хәерле гомер кичерергә язсын!

Сезгә тазалык-саулык, зур уңышлар, бәхет-сәгадәт телим. Аллаһы Тәгалә күңел тынычлыгыннан, тән тазалыгыннан, иман байлыгыннан беркайчан да аермасын.

Динебез өчен бергәләшеп хезмәт итәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсә иде. Әмин!

Олы ихтирам һәм ихлас догалар белән Илдар хәзрәт Баязитов, Ярдәм фонды президенты Илхам Исмәгыйлев

22.03.2021


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

«Ярдэм» в лицах

© 2013-2025 Мечеть "Ярдэм", официальный сайт
При поддержке Фонда развития исламского Интернета

Использование баннера и логотипа мечети "Ярдэм" возможно только с письменного разрешения руководства мечети "Ярдэм". Нарушение авторских прав влечет за собой ответственность в соответствии с законодательством РФ.
Дизайн сайта — Студия Ариф