Казанда урнашкан “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә, “Ярдәм” мәчетендә уңайлы шартлар бар.
Аллаһыга шөкер, 300 мөселман берьюлы намаз укый ала торган әлеге изге йортта күзләре күрмәүчеләр өчен мөселман укыту-тернәкләндерү үзәге бүгенге көндә тулы куәтенә эшләп килә. Биредә мохтаҗлар ай дәвамында тернәкләндерү уза ала.
Россиядә тиңе булмаган бу үзәккә дөньяның төрле почмакларыннан ишетеп килүчеләр дә шактый. Мәсәлән, чечен егете Гыймранга нибары 11 яшь кенә булганда ул монда килгән. Ул инде биредә үз кешегә әйләнгән. Луи Брайль системасы буенча Коръән укырга, язарга, компьютер серләренә өйрәнә ул. Инглиз телен генә белгән егет 1 ай эчендә русчага өйрәнгән. Имам сүзләренә караганда, бик акыллы һәм тиз отучан булган. Бүген Коръән хафиз ул!!!
“Ярдәм” мәчете - Россиядә лифты булган бердәнбер гыйбадәтханә дә әле ул. 3 катлы мәчет бинасында инвалидлар өчен генә түгел, ә ислам нигезләренә өйрәнергә теләгән һәрбер кеше өчен җайлы курслар оештырыла. Үзәккә еш кына ата-аналарына ияреп балалар да килә икән.
Мәчет типографиясендә Брайль системасында язылган төрле уку әсбаплары, хәтта татар телендә намаз уку тәртипләренә өйрәтүче китаплар да бастырыла. Тулай торак, ашханә, компьютер класслары, китапханә, тренажер залы, типография – барысы да физик мөмкинлекләре чикле булганнар өчен яраклаштырылган. Шулай ук, тернәкләнү узучыларны йорт хуҗалыгы эшләрен алып барырга да өйрәтәләр. Тулы канун белән яшәргә өйрәтүче үзәктә шахмат уйнарга өйрәнергә, хезмәт серләрен дә үзләштерергә дә мөмкин.
Коридор һәм бүлмәләрдәге төрле дәрәҗәдәге тоткычлар, махсус җиһаз - болар барысы да күзләре күрмәүчеләрнең тормышын җиңеләйтә. Ә иң мөһиме, биредә физик һәм рухи ярдәмгә мохтаҗ булганнарга ярдәм күрсәтелә.
Фәнис Миңгәрәев үзәктәгеләргә компьютер серләренә төшенергә өйрәтә. Үзе дә күрә алмаса да, замана җиһазларын күзлеләргә караганда да яхшырак белә егет.
Үзәкнең эшли торган сайтлары да күзләре күрмәүчеләр өчен генә түгел, ә сау-сәламәт мөселманнар өчен дә кызыклы мәгълүматларга бай.
Биредә Россия киңлекләрендә бердән-бер, үзенчәлекле, заманча техника белән тулаем җиһазландырылган, ә иң мөһиме миһербанлы, үз эшенең осталары булган кешеләрдән торган коллектив карамагында ничегрәк тернәкләнү узу хакында тулы белешмә алырга мөмкин.