Учебно-реабилитационный центр
Тел.: 88001015085
Казань, ул. Серова, 4а

Рубрики новостей:

Илдар хәзрәт Баязитовның “Традицион Ислам: пути выхода из кризиса” дип аталган китабы тәкъдим ителде

Мечеть Ярдэм / Общие новости / Илдар хәзрәт Баязитовның “Традицион Ислам: пути выхода из кризиса” дип аталган китабы тәкъдим ителде

Илдар хәзрәт Баязитовның “Традицион Ислам: пути выхода из кризиса” дип аталган китабы тәкъдим ителде. Общие новости Бүген Казанның күзләре күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен “Ярдәм” дип аталган мөселман укыту-тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге белән журналистларны таныштырдылар

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанның күзләре күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен “Ярдәм” дип аталган мөселман укыту-тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге белән журналистларны таныштырдылар. Әлеге үзәк җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитовның “Традицион Ислам: пути выхода из кризиса” дип аталган китабын тәкъдим итеп, үзәкнең яңа эшләнгән сайты турында мәгълүмат бирделәр. Әлеге сайтта үзәкнең бөтен алып барган эшчәнлеге турында төгәл мәгълүмат алырга була.

Билгеле булганча, әлеге үзәк агымдагы елның 19 июлендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар, дини җәмәгатьчелек катнашында рәсми рәвештә ачылды. Корбан гаетендә биредә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та булып китте.


Россия һәм якын чит илләр җирлегендә бердәнбер саналган бу үзенчәлекле үзәк тулы бер комплексны тәшкил итә. Аңа мәчет, читтән килүчеләр өчен тулай торак, ашханә, компьютер бүлмәләре, китапханә, кечкенә генә булса да типография керә. Бүлмәләрдә инвалидлар өчен тиешле барлык шартлар булдырылган: пандуслар, төрле урыннардагы тотынгычлар, махсус йорт җиһазлары урнаштырылган. Бина җиренә җиткереп, сыйфатлы материаллар кулланып эшләнгән, инвалидларның мәнфәгатьләре исәпкә алынган.

Иң мөһиме – ул күзләре күрмәүче бик күп кешеләргә зур мөмкинлекләр тудыра. Биредә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр Луи Брайль системасы буенча укырга һәм язарга, компьютерда эшләргә, төрле һөнәрләргә, теге яки бу җирлектә җайлашырга өйрәнә алачак. Биредә социаль эшчәнлеккә дә, рухи яктан баюга да зур игътибар биреләчәк.



“Традицион Ислам: пути выхода из кризиса” дип аталган китапка килгәндә, аның авторы Илдар хәзрәт сүзләренчә, биредә традицион исламга багышланган публицистик статьялар тупланган. “Без радикализм проблемасын хәл итү буенча үз фикерләребезне белдердек. Шулай ук китапка “Фактор социального служения”, “Мусульмане в современной России: между империей и хаосом”, “Роль мусульманских организаций в укреплении мусульманского мира”, “Социальная справедливость – наша национальная идея”, “Решение проблемы радикализма молодежи” һәм башка статьялар кертелгән. Бу китап – безнең бөтен команданың хезмәте. Монда мин үземнең һәм минем янымдагы кешеләрнең тәҗрибәсен исәпкә алдым”, - диде хәзрәт. Әлеге китап 2014 елның гыйнвар аенда татар телендә дөнья күрер дип көтелә.

Илдар Баязитов фикеренчә, дини радикализм гына түгел, Россиядә яшьләр арасында радикализм үсә. “Моңа социаль яктан тәэмин ителмәгәнлек сәбәп булып тора. Без яшьләргә бөтенләй башка юл тәкъдим итәбез. Аларны социаль проектларда, мәхәллә тормышында актив катнашырга чакырабыз. Бу кешеләргә ниндидер этәргеч бирә һәм бушлык тутырыла. Мәсәлән, безнең тирәдәге яшьләр деструктив агымнардан китәләр, сәламәтләнәләр”, - диде ул кыска гына, китап белән тәфсилләбрәк танышырга чакырып. Хәзрәт шулай ук яшьләр белән эшләү юлларын гел күрсәтеп тору зарурлыгын белдерде.

Китап исеменә чыгарылган “традицион Ислам” төшенчәсен әлеге хезмәткә кереш сүз язган РИИ ректоры, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин аңлатып үтте.

“Традицион Ислам дигәндә, без һич кенә дә милли традицияләрне күпертеп күрсәтүне күз алдында тотмыйбыз. Традицияләрне без таныйбыз, әмма абсолютлаштырмыйбыз. Бүген, яшьләрнең радикальләшүе сәбәпле, традицион ислам һәм социаль ярдәм күрсәтү турында еш язарга кирәк. Чыннан да, яшьләр арасында радикальләшү бара. Соңгы вакыйгалар буенча да күрәсез (чиркәүләр яндырылды): вәзгыятьне тотрыксызландырырга тырышу бу. Хәтта социаль челтәрләргә керергә куркыныч: анда Татарстанда мөселманнарга каршы ниндидер сугыш бара дип белерсең. Монда профессиональ рәвештә эшләнгән клиплар урнаштырылган. Алар үзләрен “без мөселманнар” дип күрсәтәләр. Кешеләр үз дөньяларында яшиләр кебек килеп чыга. Ә бит аларны нәрсәдер белән кызыксындырырга, энергиясен ниндидер эшләргә юнәлтергә кирәк. Бу – актив, тормышта әле үз урынын табып бетерә алмаган яшьләр”, - диде профессор.


Билгеле: “Ярдәм” мәчетендә алып барылган эшләр һәркем күңеленә якын. Монда күзләре начар күрүчеләр дә, сәламәт кешеләр дә үз урынын таба ала. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә генә биредә 25 укыту төркеме эшли.

Китапта зур урын алган социаль ислам темасына килгәндә, Илдар хәзрәт “якыныңа булышу, ярдәм күрсәтү исламның нигезен тәшкил итә”, дип саный. Аның фикеренчә, дин әһелләре сәяси лозунглар белән чыгарга түгел, ә конкрет эшләр белән шөгыльләнергә тиеш.

25.12.2013


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

«Ярдэм» в лицах

© 2013-2024 Мечеть "Ярдэм", официальный сайт
При поддержке Фонда развития исламского Интернета

Использование баннера и логотипа мечети "Ярдэм" возможно только с письменного разрешения руководства мечети "Ярдэм". Нарушение авторских прав влечет за собой ответственность в соответствии с законодательством РФ.
Дизайн сайта — Студия Ариф