Учебно-реабилитационный центр
Тел.: 88001015085
Казань, ул. Серова, 4а

Рубрики новостей:

Илдар хәзрәт Баязитовның Рабигель-әүвәл ае башлану белән котлавы

Мечеть Ярдэм / Общие новости / Илдар хәзрәт Баязитовның Рабигель-әүвәл ае башлану белән котлавы

Илдар хәзрәт Баязитовның Рабигель-әүвәл ае башлану белән котлавы. Общие новости

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ! Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Барлык мөселман кардәшләребезне Рабигель-әүвәл ае башлануы белән ихластан котлыйм!

Бу ай – Аллаһы Тәгаләнең сөекле рәсүле, Ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәд (сгв) дөньяга килгән ай. Шуңа күрә Рабигель-әүвәл Исламда әһәмиятле айларның берсе санала. Коръән ашлары, дини мәҗлесләр үткәрү, бергә җыелып Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтү, дога кылу – бу айның күркәм гадәтләреннән. Рабигель-әүвәл аеның могҗизасы –Пәйгамбәребезнең (сгв) туган көне. Аны исламда Мәүлид дип атыйлар. Әлеге көн мөселманнарны изге, игелекле гамәлләр кылырга чакыра. Пәйгамбәребезнең (сгв) тормыш-яшәеше һәр мөселман өчен өлге, үрнәк булып тора. Ул үзенең кылган гамәлләре белән мөселманнарны сабырлыкка, ихласлыкка, рухи кыйммәтләрне сакларга чакырды. Аның тормыш юлы, һәр гамәле – яшәешебезнең нигезе. Пәйгамбәребезнең (сгв) һәр сулышы, һәр сүзе мөселманнар өчен аерым мәгънәгә, зур кыйммәткә ия. Ул кушканнарны үтәп, без рухыбызны гына чистартып калмыйбыз, ә әхлак югарылыгына ирешәбез, игелекле гамәлләребезне арттырабыз.

Барчабызга да Кыямәт көнендә Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең рәхим-шәфкатенә һәм Пәйгамбәребезнең (сгв) шәфәгатенә ирешергә насыйп булса иде.

Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә һәрбарчабызга да иман ныклыгы, ике дөнья бәхете насыйп әйләсен иде. Барлык изге эшләребез һәм башлангычларыбыз да Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкате белән эшләнсә иде.

Ихтирам белән,

Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы

Илдар хәзрәт Баязитов

17.10.2020


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

«Ярдэм» в лицах

© 2013-2024 Мечеть "Ярдэм", официальный сайт
При поддержке Фонда развития исламского Интернета

Использование баннера и логотипа мечети "Ярдэм" возможно только с письменного разрешения руководства мечети "Ярдэм". Нарушение авторских прав влечет за собой ответственность в соответствии с законодательством РФ.
Дизайн сайта — Студия Ариф