Учебно-реабилитационный центр
Тел.: 88001015085
Казань, ул. Серова, 4а

Рубрики новостей:

Илдар Баязитов: "Рамазан экваторы яки Кадер кичен көтик!"

Мечеть Ярдэм / Общие новости / Илдар Баязитов: "Рамазан экваторы яки Кадер кичен көтик!"

Илдар Баязитов: "Рамазан экваторы яки Кадер кичен көтик!". Общие новости Рамазан аебызның яртысына җиттек. Кадер кичен гыйбадәттә табарга тырышыйк, дин кардәшләрем!

Рамазан аебызның яртысына җиттек. Кадер кичен гыйбадәттә табарга тырышыйк, дин кардәшләрем!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Рамазан ае хакында Шәгъбан аеның ахыргы көннәрендә, менә шушы сүзләрне әйтте: «Безгә, мөхтәрәм мөселман кардәшләрем, Рамазан ае үзенең күләгәсен салды. Ул айда бер кичә бар. Бу - Кадер кичәсе, ул мең кичәдән артык. Кем дә кем шул кичәдә Аллаһы Тәгаләгә зикерләр әйтеп, төн уртасында торып, тәһәҗҗүд намазларын укып, сәхәр вакытында, Аллаһтан дога кылып сораса, ул бәндәнең догалары кабул ителер. Чөнки шушы төндә рәхмәт фәрештәләре таң беленгәнчегә кадәр бәндәләрнең догаларын кабул итеп, Аллаһка ирештереп торалар».

Шушы мөбарәк айларыбыз килеп җитте. Аллаһ Сөбхәнәһү вә Тәгалә Коръәни-Кәримендә әйтте:

«И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз».

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм мөбарәк бер хәдисендә әйтте: (Рамазан аенда ураза тотучы бәндәләргә күп сөенечләр бар». Ике зур сөенечкә ия булабыз. Беренчесе: көндез ураза тотканнан соң — ифтар вакытында ризыкка ирешү сөенече. «Әлхәмдүлилләһ, шушы көннең уразасын тотып, ифтарга ирештем. И, Раббым, тоткан уразаларымны кабул итсәң иде, бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарымны тоткан уразаларым бәрәкәтендә ярлыкасаң иде», — дип ризыкны «бисмиллә» әйтеп кабуыгыз, бу бик зур сөенеч. «Моннан да артыграк сөенеч, — ди Пәйгамбәр галәйһиссәләм, — бу, кыямәт көнендә Аллаһ хозурына барган вакытта тоткан уразаларыгыз бәрәкәтендә җәннәтләргә ирешүегез».

Аллаһы Тәгалә безнең иманыбызны ачлык белән сыный. Бу бик зур сынау, чөнки беркем күрмәсә дә, яныңда беркем булмаса да, ризык бар. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, ризыктан, хәләл икмәкләрдән тыелабыз.

Рамазан аенда ураза тоткан бәндәләргә күп сөенечле вәгъдәләр бар. Ә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән күркәм вәгъдәләрнең иң зурысы:

«Рамазан аенда ураза тотучының тоткан уразасы кабул булса, анадан яңа туган бала шикелле гөнаһсыз булып калыр», — диелгән Рәсүлебез галәйһиссәләмнең хәдис-шәрифендә.

Илдар хәзрәт Баязитов

20.06.2016


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

«Ярдэм» в лицах

© 2013-2024 Мечеть "Ярдэм", официальный сайт
При поддержке Фонда развития исламского Интернета

Использование баннера и логотипа мечети "Ярдэм" возможно только с письменного разрешения руководства мечети "Ярдэм". Нарушение авторских прав влечет за собой ответственность в соответствии с законодательством РФ.
Дизайн сайта — Студия Ариф