Учебно-реабилитационный центр
Тел.: 88001015085
Казань, ул. Серова, 4а

Рубрики новостей:

Безнең гәҗит: "Мең яшә, Илдар хәзрәт!"

Мечеть Ярдэм / Общие новости / Безнең гәҗит: "Мең яшә, Илдар хәзрәт!"

Безнең гәҗит: "Мең яшә, Илдар хәзрәт!". Общие новости Левченко бистәсендәге Сөләйман мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовны үзебездә калдыра алуыбызга шатланып бетә алмыйбыз.

Казанның гыйбадәт кыла торган смотр-конкурсларда җиңеп, күп мәртәбәләр беренче урынны яулаган, Сөләйман мәчете бик күпләрнең игътибарын үзенә тарта. Чөнки, беренчедән, мәчетнең имам-хатыйбы – иман белән зиннәтләнгән ихлас күңелле, олы йөрәкле, башкаларга кадер-хөрмәт белән караучы, авырлык кичерүчегә таяныр өчен иңнәрен куярга һәрвакыт әзер торучы, бабаларыбыз мирасы булган иман нурын киләчәк буынга җиткерү бурычын үтәүче, Татарстан мөселманнары диния нәзарәте рәисенең хәйрия эшләре буенча урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов. Аның бу сыйфатлары йөзендә, күзендә балкып торуы өстенә, ул бик тыйнак та. Икенчедән, бу мәчеттә башкарыла торган изге эшләр турында бөтен дөнья мөселманнары хәбәрдар.

2002 елда Илдар хәзрәт мәчеткә имам итеп билгеләнеп, рәсүлебезнең амәтәнен үтәү йөзеннән, ныклап эшли башлагач, җомга вәгазьләреннән файдаланып, кешеләрне күбрәк дингә чакыру, намазга өйрәтү белән генә канәгатьләнмичә, башка юллар, башка ысуллар эзләргә керешә. Халык та, мәчеткә йөрүне фарыз гамәл итеп кабул итә, гыйбадәт кылучылар күбәя. Янгыннан күп зыян күргән мәчетне зурайту, ремонтлау, түбәне яңарту, яңа манара һәм икенче катын булдыру һәм башка ихтыяҗлар килеп туа. Һәм Илдар хәзрәт башы-аягы белән шушы мәшәкатьләр эченә чума. Тырышлык матур нәтиҗәләр алып килә. Мәчетнең дәрәҗәсе күтәрелә.

Намазны бергәләп укуның савабы 27 мәртәбә артык икәнен белгәч, халык мәчеттә күмәкләп укуны хуп күреп, мәчеткә агыла башлый.

Бистәнең 30га якын диндар әбиләре Коръән тутыру, аны вафат булганнарга багышлау, Рамазан ае буенча ифтар мәҗлесләре уздыруны гадәткә кертәләр.

Бу әбиләрнең барысы да шушы мәчеттә өйрәнгәннәре буенча, гарәп хәрефе белән тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп, дөрес аһәң белән Коръән укый белә, мәҗлесләрдә искиткеч осталык белән Коръән хәтем кылу осталыгына ия.

Мәчеттә никахлашу, өйләнешүчеләргә тиң парлар табышу, исем кушу йолалары гадәткә керә.

2004 елда мәчеткә күзе күрмәүче бер әби килеп, Коръән укырга өйрәтүләрен үтенә. Бу мөһим һәм бик тә авыр эш моңа кадәр ишетмәүче саңгырауларны кул ишарәсе белән укырга өйрәткән, мәчетнең уку-укыту бүлеге мөдире, мәчеттә бихисап зур эшләр башкаручы Мәликә ханым Гыйльметдиновага йөкләнә.

Тәвәккәлләп, тәҗрибә алу өчен, Төркиягә китәләр. Истанбул сукырлары спорты федерациясе, китапханәсе, тернәкләндерү, санак үзәкләре, күзләре күрмәүчеләр өчен мөселман мәктәпләре эше белән танышалар. Бик күп нәрсәгә өйрәнеп кайталар һәм алар белән хәзер дә бергәләп эшлиләр. Хәзер безнекеләрдән өйрәнеп Бөгелмә, Волжск, Ульяновскида сукырлар өчен тернәкләндерү үзәге төзергә ниятлиләр.

Сөләйман мәчетендә шуннан башлап сукырларны тернәкләндерү үзәге эшли башлый.

Соңгы вакытта Илдар Хәзрәт Татарстан имамнары арасында беренче урынны алып, «Ел татары», «Ел имамы» исемнәренә, ә Мәликә ханым «Халыкка хезмәт өчен» медаленә лаек булдылар. 2010нчы елда ТР МДНнең «Рәхмәт хаты» тапшырылды.

Илдар хәзрәт белән Мәликә абыстайның барлык кешеләргә дә хөрмәт-ихтирам белән караучы, сугыштан соңгы авыр гына түгел, коточкыч елларда 40 ел балаларга белем орлыклары өләшкән әниләре – Сания ханымның әдәп-әхлакка өндәгән сүзләрен, вәгазьләрен тыңлап, аңнарына сеңдереп, аны дөрес яшәү кагыйдәсе итеп танулары – әнә шул бүген ирешелгәннәрнең чишмә башы.

Сания ханым шул фәкыйрь елларда 5 бала белән тол калса да, ике баласын салкын җир куенына иңдерергә туры килсә дә, ятимлеккә дучар булган 3 баласының күңелләрендә башкаларга мәрхәмәтлелек, изгелек, игелек орлыкларының чәчәк атуына ирешкән, кеше сәламәтлеге өчен янып-көеп йөрүчеләр, егылганда кул сузучылар һәм иман байлыгын таратучылар итеп тәрбияли алган. Мең рәхмәт сезгә, Сания ханым! Балаларыгызны Пәйгамбәребез сыйфатларына тиң итеп тәрбияләвегезгә. Аллаһы Тәгаләнең олуг рәхмәтләре тынгысыз, мәрхәмәт тулы йөрәгегезгә көч-куәт өстәсен, гомерлек юлдаш булсын.

Сания ханым! Сезгә балаларыгызның уңышларына-куанычларына уралып, аларның бүгенгедәй миһербан-шәфкатен татып, бик бәхетле, кадерле, сәламәт картлык кичерергә язсын. Амин!

***

2008 елның җәендә Казан мэры Илсур Метшин Казанның иң матур җирендә (Левченкодан ерак булмаган) 1,85 гектар җир мәйданы булган урынны сукырларны укыту-тернәкләндерү өчен үзәк төзергә дигән карар кабул иткән иде. Ниһаять, быел, ягъни 2013 елда, Рамазан аенда, яңа комплекс – гомумроссия күләмендәге социаль корылмада төзелеш тәмам булып, 3 катлы мәһабәт бина, ягъни «Ярдәм» мәчете, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ишекләрен ачты. Максаты: Раббыбызның иң мөһим кануны – башкаларга ярдәм итү, зәгыйфьләрнең киләчәк язмышына ышаныч тудыру, күрмәүчеләргә Ислам нигезләрен төшендерү, Луи Брайль системасында укырга, санак белемнәренә өйрәтү, рухи тернәкләндерү курсларын үткәрү, аз керемле гаиләләргә ярдәм итү программасын тормышка ашыру. Мәчетнең исеме җисеменә туры килә. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов мәчеткә автобус та бүләк итте.

Күрмәүчеләр шул автобуска төялеп, яңа мәчеткә күченделәр. Билгеле инде: барысына да ярдәм итәргә торучы киң күңелле Илдар хәзрәт тә китте…

Мәчетнең тышкы һәм эчке гүзәллеген, күркәмлеген сүзләр белән генә аңлатып бетерә торган түгел. «Ярдәм» мәчетен үзегез килеп карагыз. Бизәкләп, челтәрләп эшләнгән койма белән әйләндереп алынган. Манарасы ерактан ук горур балкып, күзләрне камаштырырлык нурга күмелеп каршы ала, озатып кала. Зур мәйданлы ишек алдына махсус үстерелгән яшел хәтфәдәй чирәм түшәлгән.

Эчтә һәр бүлмә үз вазыйфасына туры китереп, зәвыклы төгәллек белән җиһазланган.

Беренче катта «Ярдәм» фондына өлешеңне кертү өчен куелган тартмалар, киенү, чишенү, юыну, тәһарәт алу җайланмалары, ашханә.

Икенче катта бик матур, йомшак келәмнәр җәелгән намаз бүлмәләре, санакта шөгыльләнү, Ислам нигезләрен һәм башкаларны өйрәнү җайланмалары.

Өченче катта – китапханә. Брайльчә язылган Коръәннәр һәм әдәбият, шунда торып уку өчен, ераклардан килгәннәргә тулай торак бүлмәләре.

Илдар хәзрәтне пәйгамбәрләре кебек кабул иткән мәхәллә халкын, дип әһелләрен борчыган мәсьәлә калкып чыкты. Таяныр фәрештәбез – Илдарыбыздан аерылу алдында торабыз түгелме?!

Аның мәчет файдасына күп еллар маңгай тирен түгеп, юкны бар итәргә тырышып эшләгән фидакарьлеге, гомер буе халыкка социаль ярдәм итү программасын тормышка ашырып барудагы хезмәте (мохтаҗларга, урамда калганнарга йортлар сатып алу, дәвалау курсларына – операцияләргә, даруларга акча бүлеп бирү), мәчетебезне үзгәртеп кору, бик күпләрнең дингә тартылу сәбәпләре аңа бәйле булуы сәбәпле, мәхәллә халкы митинг оештырды. Аны үзебезнең мәчет имамы итеп калдыруны таләп итте.

Мәхәллә халкының теләген канәгатьләндереп, Сөләйман мәчете имам-хатыйбы республика буенча күренекле Илдар хәзрәтебез, безнең мәнфәгатьләребезне яклап, үзебезнең мәчеттә хезмәтен дәвам итәчәк.

Әнә шулай итеп, без аны үзебезнең мәчеттә калдыра алдык. Ул безнең саклаучыбыз да, яклаучыбыз да, туры юлдан барырга юл күрсәтүчебез дә. Ә имамлык вазыйфасына, яшь дип, Илнур хәзрәт Нуриевны бер тавыштан кабул иттек.

Хәерле сәгатьтә!

Мәхәллә халкы исеменнән,

Фәүзия ВАХИТОВА.

Казан, Левченко бистәсе.

02.12.2013


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

«Ярдэм» в лицах

© 2013-2024 Мечеть "Ярдэм", официальный сайт
При поддержке Фонда развития исламского Интернета

Использование баннера и логотипа мечети "Ярдэм" возможно только с письменного разрешения руководства мечети "Ярдэм". Нарушение авторских прав влечет за собой ответственность в соответствии с законодательством РФ.
Дизайн сайта — Студия Ариф